Нурлат урманчылыгы дәүләт казна учреждениесендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашында семинар-киңәшмә уза

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат урманчылыгы территориясендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашында семинар-киңәшмә уза. Семинарның максаты – урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм үстерү буенча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашында үткәрелә торган чараларның сыйфатын арттыру. Семинарда "Нурлат урманчылыгы", "Лаеш урманчылыгы", "Әлки урманчылыгы", "Болгар урманчылыгы", "Аксубай урманчылыгы", "Биләр урманчылыгы", "Чирмешән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениеләреннән кишәрлек урманчылары, инженерлар, җитәкче урманчыларның урынбасарлары катнаша.

Күчмә киңәшмә кысаларында урманчылар Нурлат районы Мамык авылындагы мәктәпне һәм балалар бакчасын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International