Лубян урман-техника көллияте студентлары Татарстан Республикасы Премьер-министры в.б. А.В. Песошин белән очрашты

2017 елның 17 феврале, җомга

16 февральдә Казанның төзелеш көллиятендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы А.В. Песошин World Skills Russia төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты.­­­ Чарада "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ студентлары катнашты.

 А.В. Песошин 2019 елда Казанда дөньякүләм масштаблы вакыйга – WorldSkills Competition Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионаты узачагы турында искә төшерде.

"Россия җиңәргә, ә безнең конкурсантлар иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтергә тиеш, – дип ассызыклады ТР Премьер-министры в.б. – Шуңа күрә ил һәм республика җитәкчелеге WorldSkills хәрәкәтенең үсешенә зур игътибар бирә, ә чемпионат хәрәкәтендә илнең 84 субъекты, 60 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнаша."

А.В. Песошин шулай ук 2016 елда Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә конкурсантларны халыкара стандартларга әзерләү концепциясенең дә эшләнүе хакында җиткерде: "Бу сезнең һәркайсыгыз республика, ә кайчакта бөтен ил җитәкчелеге арасыннан беренче затларның җентекле игътибары үзәгендә торачак дигән сүз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International