"Рус шагыйрьләре – табигать турында"

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

ТР Арча муниципаль районының “2 нче номерлы Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә шундый исем белән гадәти булмаган экология дәресе үткәрелде. “Ашыт” дәүләт комплекслы табигать заказнигы белгечләре шигърият дәрьясына чумды. 5-6 нчы сыйныф укучылары, тәэсирле итеп, рус шагыйрьләренең табигатьнең матурлыгы турында гына түгел, шул матурлыкның һәлак ителүе, аның байлыкларын юкка чыгарганда табигатьнең елавы һәм табигатьне киләчәк буыннар өчен саклап калу кирәклеге турында да шигырьләрен укыдылар.

 Заказник белгечләре укучыларны төбәкнең махсус сакланыла торган табигать территорияләре белән таныштырды. Чарада актив катнашучылар соңыннан Урман хуҗалыгы министрлыгының бүләкләре һәм дипломнарына ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International