30 март көнне 3 нче номерлы Лаеш төп гомуми белем мәктәбендә 7-8 нче сыйныф укучыларының "Лаеш урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы урынбасары Ф.Ф. Фазлыев белән очрашуы булды.
Әңгәмә башланганчы, ул, үсентеләр утыруда урман хуҗалыгына булышкан өчен, мәктәп директоры Р.З. Хөснуллинга мактау грамотасы тапшырды. Бу эштә ел саен 5-9 нчы сыйныф укучылары катнаша.
Алга таба чыгышында Фәнил Фасил улы Татарстан урманнары тарихыннан кызыклы фактлар китерде, урманчылык хезмәткәрләре тарафыннан республиканың урман байлыкларын саклау һәм арттыру максатыннан күрелүче чаралар турында сөйләде.
Моннан тыш, укучылар белән профориентация эше дә үткәрелде, урманга бәйле һөнәрләр һәм Татарстанның кайсы уку йортларында урман үстерү белгече белемен алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Очрашу азагында укучылар җитәкче-урманчы урынбасарына эчтәлекле чыгышы өчен рәхмәт белдерделәр һәм Урман утырту көнендә катнашуны түземсезлек белән көтүләрен әйттеләр.