24 апрельдә Яшел Үзән урманчылыгында Татарстан Республикасы территориясендә табигатьтә янгыннарны булдырмау һәм бетерүгә багышланган семинар-киңәшмә була

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы территориясендәге “Яшел Үзән урманчылыгы” ДКУда урман янгынын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү буенча махсус тактик өйрәнүләр узачак.

Бу чаралар белгечләрнең гамәли күнекмәләрен камилләштерү һәм аларның урман янгыннарына бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә әзерлеген тикшерү максатыннан уздырыла.

Янгынга каршы өйрәнүләрдә белгечләр, урман янгынының торак пунктка күчү куркынычы булганда, анда яшәүчеләрне эвакуацияләү мәсьәләләре турында фикер алышачак, урман янгынын сүндерү техникасын кулланып, урмандагы янгынны сүндерү ысулларын өйрәнәчәк. Урман янгынын сүндерү өчен, РФ Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының су агызу җайланмасы булган МИ-8 вертолетыннан файдалану планлаштырыла, шулай ук урман биләмәләрендәге янгынга каршы хәлне күзәтүче, үзе идарә ителешле очу аппаратының ничек эшләвен күрсәтү дә күз алдында тотыла.

Өйрәнүләрдә урман хуҗалыклары директорлары, җитәкче-урманчылар, МЧС хезмәткәрләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International