“Казан-Арена” стадионы территориясендә яшь чыршылар утыртылды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

2017 елның 5 маенда “Казан-Арена” стадионы территориясендә метр ярым биеклектәге 200 чыршы утырттылар. Агач утырту Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аңа буйсынучы учреждениеләр, Гомумроссия халык фронты вәкилләре, Казан дәүләт аграр университеты студентлары, ЭКОДОБРОТАТАРСТАН Төбәк яшьләр экология штабы волонтерлары һәм мәктәп укучылары катнашты.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов матбугат чаралары вәкилләренә биргән әңгәмәсендә болай диде: “Урман утырту көне акциясе җәмәгатьчелекнең игътибарын урман, табигать проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быел Казанда Конфедерацияләр кубогы, ә киләсе елда футбол буенча дөнья чемпионаты уздырыла. Без, кунаклар шатлансын өчен, стадион тирәсенең матур булуын һәм яшеллеккә күмелүен телибез”.

Үз гомерләрендә беренче агачларны Казанның 178 нче номерлы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары да утыртты. “Бу – минем беренче агачым! Тәэсирләрем бик әйбәт, монда килгән саен, үзебезнең сыйныф белән нәкъ менә шушы агачны утыртканыбызны белеп торачакбыз”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Ясмин Фәйзетдинова. Безнең акциягә кушылган барлык кешеләргә зур рәхмәт. Без бергәләп планетабызны чистартабыз һәм экологиянең күп проблемаларын хәл итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International