“Климат үзгәрү шартларында урман экосистемалары: төбәк һәм халыкара аспектлар”

2017 елның 22 мае, дүшәмбе
Министрлык вәкилләре “Климат үзгәрү шартларында урман экосистемалары: төбәк һәм халыкара аспектлар” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Конференция Йошкар-Ола шәһәрендә Идел буе дәүләт технология университетында узды. Оештыручылары Европа берлегенең “Иҗтимагый дипломатия. ЕБ һәм Россия” проекты һәм Идел буе ДТУ каршындагы Жан Монне исемендәге Камиллек үзәге иде. Чараның максаты – яшь галимнәрне фәнни тикшеренүләрнең, шулай ук үзгәрүче климат шартларында урман экосистемалары өлкәсендә урманнан файдалануның халыкара проектларын һәм технологияләрен күзәтү һәм ерактан торып бәяләү практикасының ахыргы нәтиҗәләре белән таныштыру. Форум урман хуҗалыгы, экология, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге 80нән артык тикшеренүчеләр һәм практикларны бергә җыйды. Европа экспертлары сыйфатында Иоаннис Гитас (Салоники шәһәрендәге Аристотель университеты профессоры, Греция), Райса Мякипа (Көнчыгыш Финляндия университеты профессоры), доктор Туомо Каурайнен (“Арбонаут” компаниясе, Финляндия), Елена Куликова (Европа урман институты профессоры, Йоэнсуу шәһәре, Финляндия) чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International