Аксубайда ТРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев исемендәге “Уяну” (“Пробуждение”) экология фестивале булды. Фестиваль Аксубай муниципаль районы хакимияте, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Яңа гасыр” телекомпаниясе, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Аксубайның Җирлекара үзәк китапханәсе вәкилләре катнашында узды. Фестиваль районда ел саен уза торган гаилә бәйрәменә әйләнде. Ул инде өченче мәртәбә үткәрелә һәм үзәк китапханә каршындагы мәйданга күп кунакларны җәлеп итә.