Лубян урман-техника көллияте студентларының туристлык слеты

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Яшьләр көненә багышланган студентлар слетында үзләренең сыйныф җитәкчеләре, шулай ук көллият хезмәткәрләре җитәкчелегендә 130дан артык студент катнашты. Туристлык слеты эстафетасы нәтиҗәләре буенча: 1 урында – 21лх төркеме, 2 урында – 11лх төркеме һәм 3 урында – 31лх төркеме. Иң яхшы туристлык җыры өчен 12лх һәм 12э төркемнәре бүләк алды. Иң яхшы бивуак оештырган өчен 31лх һәм 22э төркемнәре бүләкләнде. 2017 елгы турслетта иң яхшы пешекчеләр дип Юрасов Василий (31лх) һәм Иванова Анна (12э) танылды. Котлыйбыз!!!

Чара азагында студентлар армрестлинг, гер күтәрү, бүрәнә кисү, канат тартышу кебек күп төрле уеннарда катнашты. Җиңүчеләрнең барысы да кыйммәтле призлар алды. Туристлык слеты “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!” шигаре белән узды. Бәйрәмнең кунаклары – Лубян авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Фәхраҗиев, “Лубян урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе – Ф.А. Хәбибрахманов, Кукмара муниципаль районы КДН җаваплы сәркатибе – А.Х. Мусина.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International