“Парклар маршы” акциясе һәм волонтерлык проектлары кысаларында иҗат конкурсларында җиңүчеләр Свияжски уртау-каласында булдылар

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Узган ял көннәрендә “Парклар маршы” акциясе һәм волонтерлык проектлары кысаларында иҗат конкурсларында җиңүчеләр өчен Свияжски уртау-каласына автобус экскурсиясе оештырылды. Сәфәрдә Әгерҗе, Буа, Мамадыш, Яшел Үзән, Спас, Әтнә, Балтач, Биектау районы мәктәп укучылары катнашты. Бу могҗизаи шәһәрнең өч елга тарафыннан юыла торган геогорафиясе, аның уникальлеге балаларны таң калдырды. Утрау искиткеч пейзажлары һәм үзенең бай тарихы белән истә калды. Мәктәп укучылары җирле истәлекле урыннарда булдылар һәм күп кенә кызыклы әйберләр хакында белделәр, туйганчы ял иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International