“Урман янгыннарына юк!”

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Биектау районындагы Республиканың балалар өчен “Костер” савыктыру-белем бирү үзәгендә шундый исем астында квест-сәяхәт оештырылды. Чараны ТР “Урман-янгын үзәге” ДБУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Республиканың “Без бергә” профиль сменасы кысаларында үткәрде.

Урман-янгын үзәге белгечләре яшь кунакларны урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, янгын вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү күнекмәләре, мотопомпа, һаваөрдергеч һәм бүтән төрле махсус янгын сүндерү чаралары белән таныштырдылар.

Балаларны тәрбияләү системасында табигый мираска мәхәббәт уяту өстенлек юнәлешләрнең берсе булып тора, савыктыру ягыннан да, танып белү өлкәсендә дә мәгариф системасының әһәмиятле өлеше булып санала. Әлеге чара – ул табигатькә сакчыл караш пропагандалау, туган төбәгебезнең биологик күптөрлелеген саклау.

Квест-сәяхәт барышында балаларга каршылыклар полосасын үтәргә туры килде, анда 5 этап бар иде: физик күнегүләр, ранецлы янгын сүндергеч, мотопомпа белән эшләү, алар ярдәмендә урмандагы шартлы янгынны сүндерергә кирәк иде.

Бу конкурста “Урман-янгын үзәге” ДБУ директоры Айрат Әхмәров журналистларга биргән әңгәмәсендә болай диде: “Моңа охшаш чараны инде беренче ел гына үткәрмибез. Балалар һәрчакта да бик теләп катнашалар. Сер түгел бит, балаларның күбесе, теге яки бу дәрәҗәдә, янгын сүндерүче булырга хыяллана һәм алар моны үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып карый алгач – аларга тагын да кызыграк була башлый. Бу исә, үз чиратында, һөнәри юнәлеш алу да, урманчы, асылда, урманда янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштыру да”.

“Без бергә” профиль сменасы кураторы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика мәктәптән тыш эш үзәге директоры урынбасары Екатерина Чекмарева сүзләреннән аңлашылганча, биредә моңа охшаш чаралар гадәткә әйләнгән: “Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалау өчен “Урман-янгын үзәге” ДБУ хезмәткәрләрен еш чакырабыз. Профилактиканың бу элементы урман янгыннарына каршы көрәштә зур әһәмияткә ия, дип саныйбыз”.

Белем бирүнең “Урман янгыннарына юк” чаралар циклы лагерьда өч көн дәвам итте. Шушы вакыт аралыгында 200дән артык бала рәсем, табигый материаллардан кул эшләре конкурсларында катнашты, күркәләрдән зур-зур

тукымалар ясадылар (күркәграфия).

“Урман янгыннарына юк” конкурсында Азнакайдан килгән Лия Хәсәнова (15 яшь) Гран при алды – 1 отряд, кыз бала утлы елан рәсемен ясаган: “Урман янгыны турында күзаллаганда мин менә шундый утлы аждаһаны күзалдыма китерәм, ул үз юлындагы барлык нәрсәне яндырып бара. Мин үз рәсемемне янып беткән урман рәвешендә сурәтләдем”, – диде Лия.

Конкурста катнашучыларның калганнары Урман-янгын үзәгеннән грамоталар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Урманны саклау буенча янгын сүндерү автомобиленең мөмкинлекләрен демонстрацияләп күрсәтү бәйрәмнең кульминацион өлешенә әверелде. Лафет кәүсәсеннән урманчылар стадионның яшел үләненә су сиптерде, ә балалар гөр килеп су тамчыларын тоттылар һәм салават күперен фотога төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International