Йошкар-Ола шәһәрендә “Мөмкинлекләр заманы” төбәкара икътисад форумы уза. Анда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, министр ярдәмчесе Раил Гомәров, урманны тәртипкә китерү бүлегенең әйдәүче консультанты Раил Гыйльманшин катнаша.
Форум республикада беренче мәртәбә уза һәм бер үк вакытта берничә мәйданда эшли, шуларның иң мөһиме булып Г.Константинов ис. рус академия драмтеатры мәйданы санала.
Форумның эшлекле өлеше “Контроль-күзәтчелек органнары реформасы”, “Эчке туристлыкны үстерү”, “Мари краеның уникальлеге – АПК инвестиция ягыннан кызыклы булуында әһәмиятле фактор”, “Төбәкләрнең инвестиция ягыннан кызыклы булуы”, “IТ-индустрияне үстерү. Инвестицияләрне кадрларга – инвестицияләрне киләчәккә”, “Терәк университеты – инновацияләрне һәм инвестицияләрне җәлеп итү үзәге”, “Инвестицияләрне урман комплексына – Мари Иле Республикасын тотрыклы үстерү” кебек дискуссия мәйданнары эшеннән гыйбарәт.