Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы идарәсе дәүләт органына 100 ел

1920 елның 27 маенда РСФСР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Владимир Ленин һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе Михаил Калинин тарафыннан имзалаган Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы төзелү турында декрет чыгарыла. Ләкин Татарстан АССР оешу датасы дип 1920 елның 25 июне санала, ул чакта хакимият тулысынча Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты төзегән Вакытлы революция комитетына тапшырыла. 1920 елның 27 маеннан башлап 1936 елның 5 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы дип атала, 1936 елның 5 декабреннән алып 1990 елның 30 августына кадәр – Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы.

1921 елның 30 августындагы ТАССР Халык Комиссарлары Советы карары белән АТССР Халык игенчелек комиссариатының Урманнар идарәсе оештырыла. Бу урман тармагы тарихында истәлекле көн була. АТССР Халык игенчелек комиссариатының Урманнар идарәсе Татарстан Республикасы тарихында беренче махсус дәүләт урман комплексы белән идарә итү органы була. Шулай итеп урман ведомствосының рәсми тарихы башланып китә.

        АТССР Халык игенчелек комиссариатының Урманнар идарәсенең беренче башлыгы итеп Петр Федорович Подгурский билгеләнә. Соңрак аны әлеге постта Л.Н.Нигмәтҗанов, Р.Х.Бобров, А.Б.Гомәров, Ф.К.Сәйфи һәм Г.Б.Килдин алмаштыра. Ведомствода урман хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча утырышлар уздырыла, урманчылыкларның эш планнары эшләнә, урман төзелеше комитеты эшчәнлеге, кантоннарда урманнарны бүлү турында хисаплар һәм докладлар тыңлана һ.б.

        1924 һәм 1925 елларда республика урманчыларының беренче съездлары уза. Фикер алышуның төп темалары урманнарны саклауны оештыру, кисү һәм урман культуралары утыртудан гыйбарәт була.

       Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шулай ук Урманнар идарәсе гамәлгә куелган елда Лубян урман хуҗалыгы техникумы да оештырыла. 1921 елның 9 марты аңа нигез салынган дата дип санала. Көллият элеккеге Биклән урман мәктәбе базасында нигезләнә, шул елда ул Уфа губернасы Минзәлә өязеннән үз милке һәм Лубян авылында (хәзер – ТР Кукмара муниципаль районы) 22 кешедән торган укучылар төркеме белән күченә. 2012 елда уку йорты Лубян урман-техника көллияте итеп үзгәртелә.

        АТССР Халык игенчелек комиссариатының Урманнар идарәсе 1929 елга кадәр эшли һәм Татарстан халык хуҗалыгы советының Татарстан урман хуҗалыгы-сәнәгать трестына функцияләр тапшырылуга бәйле рәвештә бетерелә. Соңрак, 1931 елда, АТССР Халык игенчелек комиссариатының Татарстан урман хуҗалыгы тресты оештырыла, аның функциясенә урманнарны торгызу буенча кисүләр уздыру һәм эшләр башкару, шулай ук урман хуҗалыгын гомуми планлаштыру керә. Татлесхозтрест составында 29 урман хуҗалыгы була.

       1936 елда РСФСР Халык комиссарлары комитеты советы каршындагы Баш урман саклау ведомствосының Татарстан урман сагы һәм урман утыртмалары идарәсе оештырыла. Ул елларда урман хуҗалыгын алып бару базасы эшләнә, урман хуҗалыклары таркатыла һәм берләштерелә.

        1941 елның июнендә тыныч тормыш кинәт өзелә. Бөек Ватан сугышы башлану белән урман илнең төп ягулык ресурсына әверелә. Агач әзерләү буенча төп күләмнәр үзәк районнарда, шул исәптән Татарстан АССРда да башкарыла, иң зур эш урман хуҗалыкларына йөкләнелә. Гомумән алганда, барлык шәһәр һәм авыл халкы утын әзерләү эшенә җәлеп ителә.

        Урман хуҗалыкларында утын әзерләү белән беррәттән чаңгы, мылтык кашыклары, мина һәм патроннар өчен тартмалар, сапер көрәкләре өчен саплар, күмер һәм агач җитештерелә, сумала һәм дару чималы әзерләнә.

        Сугыштан соң 1947 елда Баш урман саклау ведомствосы базасында РСФСР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырыла. Татарстан АССРда РСФСР Урман хуҗалыгы министрлыгының Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе оештырыла. Төп файдаланудагы агачларны кисү белән беррәттән, урманнарны карау һәм урман культуралары утырту эшләре дә яңартыла. Урманнан файдалану, урман корылышы нигезләре, урман хуҗалыгы теориясендә һәм практикасында урман ресурсларыннан даими һәм арыктырмыйча файдалану принцибын куллану турында профессиональ дискуссияләр була. Тулаем алганда, урман тармагын модернизацияләү башлана, «Дуслык» бензопычкылары, тарттыргычлар, КТ-12 тарттыру тракторлары, СЛЧ-1 һәм СЛН-1 урман утырту машиналары киң кулланыла башлый.

        1953 елдан 1959 елга кадәр урман хуҗалыгын ТАССР Авыл хуҗалыгы һәм әзерләнмәләр министрлыгының Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе алып бара, 1959 елдан 1979 елга кадәр – РСФСР Баш урман саклау ведомствосы каршындагы Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе. Тармак тарихында 1979 елда ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгы төзелү мөһим этап булып тора. Министр итеп 20 ел Татарстан урман хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән Александр Александрович Гуляев билгеләнә. Александр Александрович эшләгән чорда урман хуҗалыгын үстерүдә алга китеш ясала, урман-чимал ресурсларын, яфраклы, вак дәрәҗәдә товарлык агачны, урманнарны кисүдән һәм агач эшкәртүдән алынган калдыкларын рациональ файдалану башлана.

       Шуның белән беррәттән, урманнарны яңадан торгызу, үрчетү, урманнарны янгыннардан һәм законсыз кисүдән саклау буенча зур күләмле эш башкарыла. Урман сәнәгате хуҗалыкларында беренче янгын сүндерү-химия станцияләре оештырыла, инвентарь һәм янгын техникасы белән җиһазландырыла. Республика, Россия һәм бөтенсоюз семинарлары үткәрелеп тора.

        1993 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары юрисдикциясенә күчә, 2001 елда Урман хуҗалыгы департаменты буларак Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы составына кертелә. 2004 елда – Татарстан Республикасы буенча Урман хуҗалыгы агентлыгы, 2006 елда – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырыла.

 

 

 

ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1921 елның 30 августындагы карары белән ТАССР Халык игенчелеге комитеты Урманнар идарәсе гамәлгә куела

ФИА

Вазыйфа

Билгеләнү датасы

Эштән китү датасы

Подгурский Петр Федорович

башлык

08.1921

04.1924

Л.Н.Нигъмәтҗанов

башлык

04.1924

02.1925

Р.Х.Бобров

башлык

02.1925

07.1926

А.Б.Гомәров

башлык

07.1926

06.1927

Ф.К.Сәйфи

башлык

06.1927

04.1929

Г.Б.Кильдин

башлык

04.1929

08.1929

СССР Хезмәт һәм Оборона Советының 27.08.1929 карары нигезендә урманнар Татсовнархозның Татлесотрестына тапшырыла

В.И. Пономарев

идарәче

1929

1931

1931 елның 19 сентябрендәге ТАССР Халык Комиссарлары Советы карары белән урманнар ТАССР Халык игенчелеге комитетының Татлесхозтрест идарәсе карамагына тапшырыла

К.П.Мочалов

директор

10.1931

04.1934

К.Евсютенко

директор

04.1935

06.1936

СССР Үзәк сайлау комиссиясе һәм Халык комиссарлары советының 2.07.1936 карары нигезендә СССР Халык Комиссарлары Советы каршында СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Урман сагы ведомствосының Татарстан урман сагы һәм урман утыртмалары идарәсе оештырыла

Д.А.Пилипчук

башлык

07.1936

11.1937

Фурсов

башлык вазыйфаларын вакытлыча башкаручы

12.1937

02.1938

Усков

башлык

04.1938

01.1939

Владимиров Петр Владимирович

башлык

01.1939

07.1940

Тимченко Сергей Павлович

башлык

08.1940

10.1941

Егорочкин Иван Дмитриевич

башлык

10.1941

07.1944

Спирин Михаил Андреевич

башлык

07.1944

04.1947

СССР Министрлар Советының 1947 елның 4 апрелендәге карары белән СССР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырыла, Татарстан АССРда Татарстан Урман хуҗалыгы идарәсе оештырыла.

Спирин Михаил Андреевич

башлык

04.1947

04.1952

ТАССР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе

Соколов Иван Владимирович

министр урынбасары – башлык

04.1952

06.1957

Решеткин Николай Степанович

башлык

01.06.1957

10.1959

1959 елның ноябрендә РСФСР Министрлар советы каршында Баш урман хуҗалыгы һәм урман сагы идарәсе оештырыла, РСФСР Баш Урман хуҗалыгы ведомствосы каршында Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе оештырыла

Гуляев Александр Александрович

башлык

1959

08.1979

ТАССР Югары Советы Президиумының 1979 елның 22 августындагы указы белән Татарстан Урман хуҗалыгы идарәсе

ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгы итеп үзгәртелә

Гуляев Александр Александрович

министр

08.1979

10.1984

Гаянов Әбүзәр Гаян улы

министр

10.1984

05.2001

Татарстан Республикасы Президентының 2001 елның 11 маендагы ПУ-360 номерлы указы нигезендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Урман хуҗалыгы департаменты буларак, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы составына кертелә

Петров Борис Германович

министр

05.2001

12.2004

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының 2.08.2004 №9 боерыгы белән Татарстан Республикасы буенча Урман хуҗалыгы агентлыгы төзелә

Абдуллин Зөфәр Нурмөхәммәт улы

җитәкче

08.2004

12.2006

Татарстан Республикасы Президентының 2006 елның 22 декабрендәге ПУ-581 номерлы указы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы төзелә

Абдуллин Зөфәр Нурмөхәммәт улы

министр

22.12.2006

20.04.2009

Власов Валерий Александрович

министр

20.04.2009

20.04.2010

Мәһдиев Наил Гамбәр улы

министр

22.04.2010

17.09.2014

Нәзиров Алмас Әмин улы

министр

17.09.2014

18.01.2018

Кузюров Равил Әфраим улы

министр

08.02.2018

хәзергәчә

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International