ТР Хөкүмәте йортында язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча брифинг узды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин катнашында брифинг булды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы урманнарында язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы, урман культуралары чоры һәм алда торган "Урман утырту көне-2019" табигать саклау акциясе турында сөйләде.

"Статистика мәгълүматларына караганда, урманнарда янгыннар барлыкка килүнең төп сәбәпчеләре янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүгә һәм авыл хуҗалыгы җирләрендә үлән яндыруга бәйле, – дип ассызыклады министр. – Инспекторларның, урманчыларның һәм муниципалитетларның башкарма хакимият органнарының җайга салынган эшчәнлеге аркасында Татарстанда 2011 елдан 2018 елларга кадәр янгын чыгу куркынычы янаган чорларда гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу мөмкин булды. Быел урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор 15 апрельдә башланып китте".

Министр сөйләгәнчә, Россия Федерациясе территориясендә 2019 ел башыннан бирле урманнарда инде 1380 янгын очрагы булган. Янгын телеп узган мәйданнарның гомуми күләме 300 мең гектардан артык.

"Тупланган тәҗрибә урман янгыннарына карата уңышлы көрәшүнең дүрт әһәмиятле факторын билгеләде: профилактика, оперативлылык, матди-техник база һәм оештырылган эш", – дип билгеләде Равил Кузюров. – Урман фонды территориясендәге урманнарда янгыннарны ачыклау һәм сүндерү максатларында Татарстандагы урман хуҗалыкларында II типтагы 18 янгын-химия станциясе һәм Урман янгыннары үзәгендә III типтагы 5 янгын-химия станциясе эшли. Урман-янгын формированиеләре саны – 651 кеше, тәэмин ителеш – 319 берәмлек техника.

Министр сүзләренә караганда, гадәттән тыш хәлләр очрагына гомуми исәбе 2976 кешелек өстәмә көчләрне һәм янгын сагы бүлекчәләре һәм оешмалары чараларын җәлеп итү күздә тотыла, аларда 612 берәмлек техника бар.

"Көн саен без космик, авиация һәм җир өсте ысуллары белән янгын чыгу куркынычы янаган торышка мониторинг уздырабыз. Барлык мәгълүматлар диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктына килә, ул тәүлек әйләнәсе эшли, – дип сөйләде Равил Кузюров. – Болар белән берлектә халык арасында аңлату эшләре алып барыла, шулай ук янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм булганнарын яңарту эшләре башланды".

ТР урман хуҗалыгы министры искәртеп узганча, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

"Тулаем алганда, без янгын чыгу куркынычы янаган чорда гадәттән тыш хәлләргә әзер. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән берлектә урманнарда урман культуралары сезоны да башланып китте. Быел урман торгызу эшләрен уздыру "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак. Проектта республика өчен 2 төп күрсәткеч билгеләнгән: урман торгызу һәм урман үрчетү эшләрен киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданнарына һәм урман янгыннарыннан килгән зыян күләменә нисбәтле башкару, – дип хәбәр итте министр. – 2019 елда Урман торгызу һәм урман үрчетү күрсәткеченең киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте 61,1% тәшкил итәчәк. 2024 елга әлеге күрсәткечне 100% дәрәҗәсендә ирешү күздә тотыла".

Равил Кузюров билгеләп узганча, быелгы елда урман культуралары сезоны кысаларында 2471 гектар мәйданда урман торгызу эшләре үткәрелгән, шул исәптән ясалма рәвештә урман торгызу – 1729 гектарда, урман үрчетү – 166 гектарда. Урманнарның табигый торгызылуына булышлык күрсәтү чаралары 542 гектарда башкарылган, катнаш урман торгызу – 34 гектарда. Яклаучы урман утыртмаларына 2045 гектарда нигез салыначак.

Чыгышын тәмамлап, министр "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясенә тукталды, ул быел 27 апрельдә булачак. Казан шәһәрендә әлеге акция өч мәйданчыкта – Биектау районының Дачное поселогы янәшәсендә, Питрәч районының Иске Шигали авылы һәм Лаеш районының Вороновка поселогы тирәсендә узачак, – диде Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International