Казан медицина көллияте студентлары урман хуҗалыгы музеенда булдылар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген "Казан медицина көллияте" ДАҺБУ 3 нче курс студентлары Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында булдылар. Биредә алар урман хуҗалыгы музее экспозициясе белән танышты. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

Илгиз Зарипов студентларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Музей директоры шулай ук республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләренә, аерым алганда, халык куллану товарларын җитештерү, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшенә һ.б. җентекләп тукталды.

"Барысы да бик ошады, республиканың урман хуҗалыгы турында белүе кызыклы булды, – дип тәэсирләре белән уртаклашты студентка Алинә Мөлекова. – Илгиз Нәҗипович барысын да яхшылап аңлатты. Бер агачны үстерү өчен дә күпме көч һәм вакыт сарыф итәргә кирәклеге таң калдыра".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International