Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары Э.А.Эверсман исемендәге зоология музеенда булдылар. Әлеге музей Казан (Идел буе) федераль университетында урнашкан.
Э.А.Эверсман исемендәге зоология музее әлеге юнәлештә саклык урыны буларак илдәге иң борынгылар рәтенә керә. Музей коллекциясенә 23 төр хайван, 3,5 мең умырткалы, 750 бөҗәк (30 мең данәдән артык нөсхә), 4 мең умырткасыз экспонат кергән. 1,4 меңгә якын экспонат аеруча кыйммәтле дип табылган.
Танышу барышында урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы доцентлары Шамил Шәйхраҗиев һәм Айгөл Мөхәммәтшина студентларга республиканың урман фаунасы, урман корткычлары һәм аларга каршы көрәшүдә урман хуҗалыгы алымнары турында сөйләделәр.