ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы "Кәгазьдән-санга" проектын гамәлгә ашыруны тәмамлады

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында "Кәгазьдән-санга" проектын тормышка ашыру төгәлләнде. Проект "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы" конкурсында беренче урын өчен алынган грант ярдәмендә тормышка ашырылды. Конкурс Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018 ел ахырында үткәрелгән иде.

"Проект кысаларында яңа архив урнашкан бинаны ремонтлау эшләре башкарылды, стеллажлар һәм сканерлар сатып алынды, шулай ук 178 мең архив документы рәсмиләштерелде. Бу – 2008-2014 еллардагы даими сакланырга тиешле эшләр, – дип сөйләде Министрлыкның оештыру эшләре бүлегенең әйдәп баручы белгече Екатерина Румшевич. – Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетына мондый конкурсны уздырганнары һәм безнең өчен электрон файдалану фондын булдыру мөмкинлеге өчен рәхмәтлебез. Бу безнең архив документларының сакланышын тәэмин итәчәк һәм мәгълүматтан тиз арада файдалана алу мөмкинлеген арттырачак".

Екатерина Румшевич сүзләренә караганда, киләсе чорда архив документларын цифрлаштыру эшләре 2015-2016 еллардагы документларга кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International