Лубян урман-техника көллияте студентлары "Яшел җиделек" конкурсында җиңүчеләр арасында

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә "Табигать экологиясеннән күңел экологиясенә" дигән V республика фестивале узды. Аның кысаларында 2019 елда Татарстан Республикасы "Чиста булачак" яшьләр иҗтимагый оешмасы эшенә йомгак ясалды һәм "Яшел эстафета" онлайн эко-квестында, "Яшел җиделек" конкурсында җиңүчеләр, хәрәкәт партнерлары һәм активистлар бүләкләнде. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев котлады.

"Яшел җиделек" конкурсында җиңүчеләр арасында Лубян урман-техника көллияте студентлары да бар иде. Алар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде һәм бүләккә велосипед алды.

Фестиваль бик бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды, төрле конкурслар, шулай ук мавыктыргыч квест үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International