Мамадышта "Экология" илкүләм проектын тормышка ашыруда яшьләрнең роле" дигән темага форум-сессия узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Мамадышта "Экология" илкүләм проектын тормышка ашыруда яшьләрнең роле" дигән темага форум-сессия узды. Әлеге чараны ТР Яшьләр хөкүмәте оештырды.

Сессия эшендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Антонова, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, ТР буенча Росприроднадзор идарәсе, Мамадыш политехника көллияте студентлары һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты.

Очрашу барышында ТР Яшьләр хөкүмәте эшчәнлегенең юнәлешләре, "Экология" илкүләм проекты кысаларында төбәк проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре, шулай ук Мамадыш шәһәренең экологик проблемалары тикшерелде.

Яшь буын вәкилләре экологик хәлне яхшырту буенча үз чишелешләрен тәкъдим итте. Аерым алганда, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыюны оештыру, Нократ елгасы ярларын чистарту һ.б. турында тәкъдимнәр керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International