Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгы директорларына урман янгыннары техникасыннан ачкычлар тапшырды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Бүген Татарстандагы "Урман янгыннары үзәге" ДБУ янгын-химия станциясе базасында республика урман хуҗалыклары директорларына урман янгыннары техникасыннан ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев, Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, Министрлык хезмәткәрләре, республика урманчылыкларындагы җитәкчеләр һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, җыелучыларны сәламләп, быел старт алган "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты ярдәмендә урман янгыннары техникасы паркын яңартуга ирешелде, дип билгеләп үтте. "Яңа техниканың кайтуы Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында II типтагы 2 янгын-химия станциясен оештыру мөмкинлеген бирәчәк, – диде министр. – Гомумән алганда, безнең алда 2024 елга кадәр урман хуҗалыклары каршындагы янгын-химия станцияләрен 100% дәрәҗәсендә җиһазлау бурычы тора".

"Бу техника озак хезмәт итсен, – дип өстәде Равил Кузюров. - Эшегездә уңышлар сезгә һәм югары нәтиҗәләргә ирешегез!"

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев урманчыларны янгын чыгу хәтәре янаган чорның бетүе белән котлады. "Безнең ел саен уздырыла торган уртак тактик-махсус өйрәнүләр урман хуҗалыкларындагы янгын-химия станцияләренең шәхси составының урман янгыннарын сүндерү буенча кирәкле осталыкларына һәм күнекмәләренә ия булуын раслый, – дип ассызыклады Константин Чанышев. – Республикабызның үзенчәлекләре шундый ки, теләсә кайсы урман янгыны халыкның тормыш эшчәнлеге иминлегенә куркыныч тудыра. Урманнарны янгыннардан саклау буенча башкарылган эш, 9нчы ел рәттән урман янгыннарына юл куймаска мөмкинлек бирә торган профилактика чаралары өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм".

Урман хуҗалыкларына бүген 8 янгын автоцистернасы һәм "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын өстәмә финанслау кысаларында сатып алынган 1 кече урман патруле комплексы тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, быел "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан – 86,9 млн.сум, шул исәптән учреждениеләрне махсус урман янгыннары, урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итүгә 49 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде. Соңрак Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан төбәкләргә техника сатып алу өчен өстәмә финанслауны бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасына 34,8 млн. сум бүлеп бирелде. Шулай итеп, төбәк проекты ярдәмендә ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең техника паркларына 73 берәмлек техника һәм җиһаз (15 берәмлек урман-культура техникасы (урман утырту машиналары, культиваторлар, сабаннар), 13 янгын автоцистернасы, 4 универсаль урман янгыннары комплексы, 4 кече урман патруле комплексы, 3 вахта автомобиле, 2 бульдозер һәм 32 күчмә мотопомпалар) сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International