Россиядә «Ялкынны туктат!» («Останови огонь!») федераль кампаниясе башлана

2020 елның 14 марты, шимбә

Иртәгә, 15 нче март көнне, Россия Федерациясендә «Ялкынны туктат!» («Останови огонь!») федераль кампаниясе башлана. Әлеге чара урманнарда, шул исәптән коры үләнгә үз белдегең белән ут төртү аркасында да, янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлтелгән.

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы гражданнарны урманнарда һәм урман янындагы территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра: узган елгы коры үләнне чабарга, яфракны урманнан еракта махсус билгеләнгән урында гына яндырырга, учакларны караучысыз калдырмаска, сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпы ташламаска киңәш ителә. Коры һәм җилле һава торышы шартларында яки шторм кисәтүе булганда янгын чыгару хәтәре белән эшләрне башкарырга киңәш ителми.

Янгын чыгу хәтәре янаган чор Россиянең 11 субъектында: Краснодар крае, Белгород, Әстерхан һәм Калининград өлкәләре, Ингушетия, Калмыкия, Кырым, Төньяк Осетия-Алания Республикалары, шулай ук Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Чечен Республикаларының барлык территорияләрендә башланган инде.

РФнең 2 субъектында: Карачай-Черкес Республикасының бөтен территориясендә һәм Краснодар краеның 5 муниципаль районында янгынга каршы махсус режим кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International