Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан 95 реклама корылмасы сүтелгән

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Кичә, 22 июнь көнне, ТР «Алабуга урманчылыгы» ДКУ Татарстан участогы хезмәткәрләре Тукай муниципаль районы урман фонды җирләрен тикшереп йөрү кысаларында законсыз урнаштырылган реклама корылмаларын сүтеп аткан. «Рекламага каршы» үткәрелгән рейд нәтиҗәсендә урманнарда 95 корылма алынды, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев. – Еш кына намуссыз эшкуарлар автомобиль юлларында һәм бакча ширкәтләренә һәм дача кооперативларына керү юллары буйларында үзләренең рекламасын урнаштыра». 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы реклама урнаштырганда урман утыртмаларына зыян килгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылык каралганлыгы турында искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International