Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау программасын үтәү эше дәвам итә

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан башлап һәм өч ел дәвамында ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын ремонтлау буенча эшләрне этаплап башкару планлаштырыла. Агымдагы елда Аксубай, Бөгелмә, Зәй, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш урманчылыкларында, Норлат, Түбән Кама урман хуҗалыкларында, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты биналарында 14 объект ремонтлана. Хәзерге вакытта 3 объектта ремонт тәмамланган, 11 объектта эшләр дәвам итә.

Саба муниципаль районында 5 объектта капиталь ремонт эшләре бара, аерым алганда, «Саба урманчылыгы» ДКУ административ бинасының дренаж системасы урнаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International