Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре «Росток» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен гамәли дәрес үткәрде

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

ТР «Әлки урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Әлки муниципаль районының Чуаш Кичүе урта мәктәбенең «Росток» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен гамәли дәрес үткәрде. Чара Чуаш Кичүе участогы территориясендә оештырылды.

Дәрес барышында урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер Ирина Мамбетова һәм участок урманчысы Илдар Зәйнуллин укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, кеше башкарган хуҗалык эшчәнлегенең табигатькә булган йогынтысы турында сөйләде, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр.

Шулай ук укучылар урманда ориентлашырга, агачларның яшен, диаметрын һәм биеклеген үлчәргә, квартал баганаларындагы язуларны аңларга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International