Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышлар Казан шәһәренең Ишкәкле спорт төрләре үзәге базасында узды.
Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Тимур Галиев, Нияз Имамиев, Инсаф Ихсанов, Әнәс Сөнгатуллин һәм Илназ Хөсәенов составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
Министрлык белгечләре ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Хисап палатасы командаларына каршы уйнады.