Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ИФО хуҗалык эшчәнлеген дистанцион мониторинглауның комплекслы системасы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Идел буе федераль округының хуҗалык эшчәнлеген дистанцион мониторинглауның комплекслы системасы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Екатерина Карутина, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округының хуҗалык эшчәнлеген дистанцион мониторинглауның комплекслы системасын эшләп бетерү, ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге система урман фонды, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр торышын мониторинглау, калдыклар белән эш итү, җир асты байлыкларыннан файдалануны мониторинглау, мөһим социаль-икътисадый әһәмияткә ия булган табигый ресурслардан һәм объектлардан файдалануны контрольдә тоту һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International