Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ИФО хуҗалык эшчәнлеген дистанцион мониторинглауның комплекслы системасы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген республиканың Цифрлы үсеш министрлыгында Идел буе федераль округының хуҗалык эшчәнлеген дистанцион мониторинглауның комплекслы системасы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Утырышта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Киңәшмә барышында ведомствоара хезмәттәшлек, Идел буе федераль округының хуҗалык эшчәнлеген дистанцион мониторинглауның комплекслы системасын эшләп бетерү мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге система урман фонды, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр торышын мониторинглау, калдыклар белән эш итү, җир асты байлыкларыннан файдалануны мониторинглау, мөһим социаль-икътисадый әһәмияткә ия булган табигый ресурслардан һәм объектлардан файдалануны контрольдә тоту һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International