Министрлыкта республиканың урман комплексын цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре, «Иннополис университеты» АКО белгечләре катнашты.

Утырыш барышында 2019 елдан бирле «Акыллы урман» дәүләт мәгълүмат системасы эшләнә торган Пермь крае тәҗрибәсе турында фикер алышынды. Әлеге системаны эшләүчеләрнең берсе – Иннополис университеты. Дәүләт мәгълүмат системасы урман ресурсларын исәпкә алу эшчәнлеген автоматлаштырырга, агачны транспортлауга мониторинг ясарга, урманнарны торгызу, урман утыртмаларын кисү процессларын контрольдә тотарга һәм, гомумән, тармактагы барлык катнашучыларның, шул исәптән урманнан файдаланучыларның һәм дәүләт хакимияте органнарының да, нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын кертү һәм Министрлык тарафыннан электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү механизмын эшләү мәсьәләләре дә каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында «Акыллы урман» дәүләт мәгълүмат системасын хуплау буенча тәкъдимнәр әзерләү кирәклеге турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International