Министрлыкта урман тармагының яшь белгечләренә бер бирелә торган акчалата түләүләр бирү документларын карау комиссиясе утырышы булды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта республика бюджетыннан урман тармагының яшь белгечләренә бер мәртәбә акчалата түләүләр бирү документларын карау буенча комиссия утырышы узды. Комиссия составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре бар иде.

Утырыш барышында быел «Зеленодольск урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ эшкә урнашкан 2 яшь белгечнең документлары каралды.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Урман тармагының яшь белгечләренә финанс ярдәме чаралары турында» 2019 елның 16 декабрендәге 1144 номерлы карары үз көченә керде. Аның нигезендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә эшкә кергән урман секторының яшь белгечләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан бер мәртәбә акчалата түләү бирү тәртибе билгеләнгән. Түләү алуга урман профильле уку йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгән көннән алып кимендә өч ел дәвамында учреждениеләрдә эшләргә мәҗбүр булган 30 яшькә кадәрге яшь белгечләр дәгъва итә ала.

Профессиональ белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр 150 мең сум, югары белем бирү оешмасын тәмамлаучылар 300 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел тармакның 6 яшь белгече бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне алган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International