Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә 2021 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2021 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды. Чарада республика министрлыклары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – министр урынбасары Рәис Гомәров һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, 2021 елда максатчан индикаторларга ирешү, объектлар төзү, техника сатып алу һ.б. мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының җаваплы башкаручысы булып тора. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. Проект буенча, 2021 елда 3,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкару, 11,4 тоннадан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү һәм 30,9 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International