«Яшел парус» мәктәп урманчылыгында киләсе чорга эш планы турында фикер алышканнар

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Зәй районының 1 нче урта мәктәбендә «Яшел парус» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган. Чарада «Зәй урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау инженеры Лилия Вәлиева катнашкан. Җыелыш барышында эшкә йомгак ясалган һәм 2021 елга чаралар планы турында фикер алышынган.

Укучылар «Кышын кошларны ашатыгыз!» , «Макулатура тапшырып, агачны саклап кал», «Урман утырту көне» акцияләрен, Халыкара урманнар көнен, Җиңү көнен, Урман хезмәткәрләре көнен һ.б. уздыруга багышланган чараларда катнашчак. Шулай ук эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып урманга сакчыл караш һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны пропагандалау тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International