«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә «Урманнарны торгызуга дәүләт мониторингы» дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын бәяләү эше дәвам итә.
Шулай итеп, 2021 елның беренче кварталында учреждениедә гомуми 264,05 кг күләмендә яңа әзерләнгән гадәти нарат, европа чыршысы, каен һәм гади юкә орлыгы буенча 17 партия тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык орлыкларның да 1нче класска каравы ачыкланган.
Саклана торган урман үсемлекләре орлыклары 230,7 кг күләмендә, барлыгы 13 партия тикшерелгән. Аларның сыйфаты түбәндәгечә бүленгән: 1 класслы орлыклар – 63%, 2 класслы орлыклар – 6% һәм 3 класслы орлыклар – 31%.