ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу турында урман законнарындагы үзгәрешләр каралды

2021 елның 9 апреле, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу турындагы законнар таләпләре. ЛесЕГАИС белән эшләүдә яңалык. Россия Федерациясендә агач материалы барлыкка килүне тикшерү буенча дәүләт системасын үстерү перспективалары». темасына онлайн-семинар узды. Чарада «Рослесинфорг» ФДБУ баш аналитигы, Рослесхозның 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Семинар Татарстан Республикасында агач материалын законсыз әзерләү, транспортлау, эшкәртү, сату һәм экспортлауны кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең эш планы нигезендә оештырылды.

Онлайн-семинарны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. «Хәзер урман тармагы мөһим реформалар бусагасында тора. Эшнең төп юнәлешләреннән берсе – урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм тармакның тулысынча үтәкүренмәле булуын тәэмин итү, – дип ассызыклады ул. – Без монда бу мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм урман законнарындагы булачак үзгәрешләр турында хәбәрләшергә дип җыелдык».

Төп нотык белән «Рослесинфорг» ФДБУ баш аналитигы Александр Мариев чыгыш ясады. Ул урман комплексын үстерү һәм декриминальләштерү, 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру, урман комплексының бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ФГИС ЛК) булдыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләре исемлегенең төп тезислары турында сөйләде.

«2021 елның 1 июленнән башлап Россия Федерациясе Хөкүмәтенә модернизацияләнгән ЛесЕГАИС эшен тәэмин итәргә, шулай ук 2023 елның 1 гыйнварыннан ФГИС ЛК системасын  файдалануга тапшырырга кирәк, – дип хәбәр итте Александр Мариев. – Моннан тыш, быел Архангельск һәм Иркутск өлкәләрендә федераль дәүләт урман күзәтчелеге вәкаләтләрен федераль дәрәҗәгә тапшыру буенча да эксперимент уза».

«3-ФЗ номерлы Федераль закон өлешендә шунысын билгеләп үтәргә кирәк: агач материалы белән алыш-биреш бәясе, аагач материалын урнаштыру, урман эшкәртү инфраструктурасы объектларының урнашу җирлеге турында, агач материалын транспорт белән күчерә торган автотранспорт чаралары турындагы белешмәләрне ЛесЕГАИС системасында күрсәтү зарури булып тора, – дип өстәде чыгыш ясаучы. – Быел, шулай ук, быелдан башлап арендаторлар урман кишәрлегенең аренда килешүе буенча үзләренең бурычларын һәм хокукларын башка затларга бирергә хокуклы түгел».

Шул ук вакытта Александр Мариев урман комплексын цифрлы трансформацияләүгә, электрон дәүләт урман реестры булдыруга һәм урман законнарындагы үзгәрешләр турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International