«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар гражданнарның урманнарга килүе турында белешмәлекләр тарату буенча акция үткәргән

2021 елның 16 апреле, җомга

Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар гражданнарның Арча муниципаль районының Үрнәк поселогы урманнарына килүе турында белешмәлекләр тарату буенча акция үткәргән. Чара «Эковесна – 2021» һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акцияләре кысаларында оештырылган.

Акция барышында укучылар авыл халкына урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре, шулай ук аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат җиткергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International