Әйдәп баручы киңәшче Рамил Шәйхетдиновка «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рамил Шәйхетдиновка «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды.

Министр Рамил Шәйхетдиновка күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде. «Сезне югары профессиональлек, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, намуслылык һәм гаделлек аерып тора, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Сез безнең барыбыз өчен дә зирәк остаз булып торасыз. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар һәм казанышлар телим».

Рамил Шәйхетдинов 1957 елның 1 сентябрендә Лаеш муниципаль районының Атабай авылында туа. Хезмәт юлын 1977 елда Идел буе урман төзелеше предприятиесе эшчесе вазыйфасында башлый, бер үк вакытта А.М.Горький исемендәге Мари политехника институтында (хәзерге Идел буе дәүләт технология университеты) белем ала. 1979-1980 елларда Рамил Шәйхетдинов Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1981 елда хезмәт итеп кайткач, Казан урман төзекләндерү экспедициясенә («Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы) эшкә урнаша. 1993 елдан бирле Рамил Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында эшли. 1 нче категорияле инспектор, 1 нче категорияле белгеч, урманнарны янгыннардан һәм урман хокукларын бозулардан саклау буенча әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, әйдәп баручы консультант, әйдәп баручы консультант, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе булып эшли.

Элегрәк Рамил Шәйхетдинов «Россия Федерациясе дәүләт урман хуҗалыгында хезмәт итүгә Х ел» (1995 ел) һәм «Урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре» (2020 ел) билгеләре белән бүләкләнгән, «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» (2016 ел) дигән мактаулы исемгә лаек булган, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2007, 2017 еллар) һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән (2011 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International