Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бара

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бара. Шулай итеп, бу атнада Красный бор участогының урман остасы Николай Мурнов җәмәгать урыннарында мәгълүмат листовкалары элеп, Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор авылында яшәүчеләр белән берничә әңгәмә үткәргән.

Мондый очрашуларда Николай Мурнов гражданнарга Татарстан Республикасында хәзерге урман янгыннары торышы турында сөйләгән, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International