Министрлыкта Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды

2021 елның 23 июле, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов җитәкчелегендә үтте. Чарада комиссия әгъзалары, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсендәге коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Равия Шрша катнашты.

Утырыш барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәрләренең 2019 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тулы булмаган белешмәләр тапшыру очрагы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International