Тәтеш урманчылыгы җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән очрашкан

2021 елның 27 июле, сишәмбе

ТР «Тәтеш урманчылыгы» ДБУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин Тәтеш районы «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашкан. Очрашу барышында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетына әзерлек нәтиҗәләре турында фикер алышканнар.

Шулай ук Ранил Рәхмәтуллин «ТР Тәтеш муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесендә беренче урынны яулаган өчен укучыларга мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тә тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International