Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Урманны сакларбыз» Бөтенроссия акциясен уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Урманны сакларбыз» Бөтенроссия акциясен уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында фикер алыштылар. Анда Россия Федерациясенең урман хуҗалыгы субъектлары белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һ.б. катнашты.

Киңәшмәне Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов ачып җибәрде.

Алга таба Урманнарны торгызу һәм яклау идарәсе җитәкчесе Александр Кузенко доклад белән чыгыш ясады. Ул «Урманны сакларбыз» Бөтенроссия акциясен уздыру мәйданчыкларына стандарт утырту материаллары сайлау, акциянең мәгълүмат чаралары белән тәэмин ителеше һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Татарстан Республикасында «Урманны сакларбыз» Бөтенроссия акциясе 2021 елның октябрендә, айның беренче декадасында узар дип көтелә. Әлеге акция кысаларында 300 гектар мәйданда 1 миллионнан артык кәлшә утыртылыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International