Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә урман биләмәләрен көнкүреш чүпләреннән чистарту эшләре дәвам иттерелә. «Мондый рейдлар системалы рәвештә атнага бер тапкыр уздырыла, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Төп игътибарны торак пунктлар янында, федераль һәм региональ әһәмияткә ия автомобиль юллары буенда урнашкан урманнарга юнәлтәбез».
«Бу атнада Лаеш районының Матюшино авылы тирәсендә эшләдек. Гомумән алганда, быелдан башлап Шәһәр яны урманчылыгыннан 110 куб метр каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды», – дип өстәде Илнур Кәшафиев.