Чирмешән урман хуҗалыгы белгечләре иенке каен орлыкларын әзерләү белән шөгыльләнә

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

«Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре иенке каен орлыклары әзерли. «Хәзерге вакытта Чирмешән урманчылыгының Казан участогындагы 5 нче кварталда эшләр алып барыла, аларда 7 кеше җәлеп ителгән. Бүгенге көндә барлыгы 150 килограмм орлык җыелды. 50 килограммлы беренче партия Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшерү өчен җибәрелде», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков.

Аның сүзләренә караганда, әзерләнгән орлыклар урманнарны яңадан торгызу өчен файдаланылачак һәм базислы урман питомнигында чәчеләчәк. Исегезгә төшерәбез, әлеге эшләр  «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International