«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2021» Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары смотр-конкурсына гаризалар кабул итү вакыты төгәлләнә

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2021» Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары смотр-конкурсына гаризалар кабул итү вакыты төгәлләнә. Исегезгә төшерик, аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.

Конкурс Россия Федерациясе субъектларының белем бирү һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эшләүче мәктәп урманчылыклары арасында 3 номинация буенча үткәрелә:

– «Мәктәп урманчылыгының гамәли эшчәнлеге»;

– «Мәктәп урманчылыгының агарту эшчәнлеге»;

– «Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру».

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 1 октябренә кадәр мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында анкеталар һәм материалларны электрон адреска җибәрергә кирәк: lshl2021@yandex.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат: http://rosleshoz.gov.ru/activity/education/school_forestry/best_school_forestry/documents.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International