Лубян урман-техника көллияте вәкилләре «Абилимпикс» һөнәри осталык төбәк чемпионаты призерлары булган

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2021» төбәк чемпионатының «Ландшафт дизайны» компетенциясе ярышларына йомгак ясалган. Ярышлар Казан шәһәрендә «Казан төзелеш көллияте» ДАҺБУ базасында узган.

Ярыш нәтиҗәләре буенча призерлар арасында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ вәкилләре дә бар. Шулай итеп, 3 нче курс студенты Аделина Хәйруллина «Студентлар» категориясендә икенче урын алган, көллият питомнигы остасы Ленар Фазлыев «Белгечләр» категориясендә икенче урынга лаек булган.

Белешмә өчен. Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2021» төбәк чемпионаты Татарстан Республикасында 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 75 компетенция буенча ярышлар Казан, Яр Чаллы, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лениногорск, Нурлат һәм Болгар шәһәрләрендәге 33 мәйданчыкта оештырылган. Быел чемпионат 14 яшьтән алып 65 яшькә кадәр 900 кешене берләштерә, алар өч: «мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр» категорияләрендә көч сынаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International