ТР Спас муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

«Болгар урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Павел Алексеевич Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр белән очрашу оештырды. Очрашу Спас районының Балалар иҗат йортында узды һәм мәктәп урманчылыклары эшчәнлегенә багышланган иде. 7 сыйныф укучылары мәктәп урманчылыгының киләсе ел өчен эш планы белән танышты, мәктәп урманчылыкларында укучыларның нәрсә белән шөгыльләнүләре, нинди акция һәм бәйгеләрдә катнашулары турында белде, шулай ук викторинада да катнашты.

Балалар әлеге хәрәкәт белән кызыксынды һәм, очрашу нәтиҗәләре буенча, тагын бер мәктәп урманчылыгы булдырылды. Киләсе елда Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының чираттагы слетында Спас районыннан иң актив мәктәп урманчылыгы исемен «Болгар урманчылыгы» ДКУ тәкъдим итәчәк, ә әлегә аларны кызыклы һәм нәтиҗәле эш көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International