Арча мәктәп урманчылыгының яшь урманчылары кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны тукландыру буенча акциядә катнашты

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр аучылык ресурсларын саклау, торгызу һәм аларга уңайлы шартлар тудыру максатларында, Арча районының аучылык урманнарында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны тукландыру буенча акция узды.  Акциядә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары да катнашты. Акция кысаларында яшь урманчылар Төбәк әһәмиятендәге «Сорнар» дәүләт аучылык тыюлыгында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштырды һәм аларны тукландыру буенча эш алып барды. «Арча урманчылыгы» ДКУ белгечләре яшь урманчылар белән «Урманда яшәүчеләрне кайгырту» темасына теоретик дәресләр үткәрде. Мәктәп урманчылыгы советы 6-7 сыйныф укучылары өчен «Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм торгызу» темасына иншалар бәйгесе уздырды. Мәктәп бәйгесендә җиңүче Лотфуллин Илназның эше муниципаль этапта катнашу өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International