Татарстанда «Чыршы» операциясе дәвам итә

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Чыршы» операциясе дәвам итә. «Чара кысаларында урман кишәрлекләрендә тикшерүләр уздырыла, шулай ук чыршыларны транспорт белән күчерүнең нигезле булуына карата стационар постларда автомашиналарны тикшерү эше оештырылды. Чараларда дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре белгечләре катнаша, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Узган атнада урман утыртмаларын законсыз кисүнең 3 очрагы һәм Әлки, Саба һәм Тәтеш урманчылыклары территориясендә ылыслы ботакны законсыз җыюга бәйле бер очрак ачыкланды. Зыян күләме 8,7 мең сум тәшкил иткән. Алдагы көннәрдә урманнарда тикшерү эшчәнлеге арттырылачак. Чара 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк».

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре агачларны законсыз рәвештә кисү өчен гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә, дип искәртә. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.

Урман законнарын бозу очраклары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук Урман янгыннарын сүндерү үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәте номерына 8 (843) 221-37-95 хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International