Ютазы районы Ютазы урта мәктәбендә «Урман - балалар күзлегеннән» рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булып узган. Чарада «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова катнашкан.
«Урман - балалар күзлегеннән» бәйгесе 15 апрельдән 15 майга кадәрге чорда үткәрелгән. Бәйгегә кәгазьдә төрле техника һәм рәсем ясау чаралары (төсле карандашлар, буяулар, балавыз акбурлары һ.б.) ярдәмендә башкарылган эшләр кабул ителгән. Бәйгегә барлыгы 40 артык эш килгән булган.
Гөлнара Мөхәммәтханова бәйгедә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырган, балаларга урманга битараф булмаган мөнәсәбәтләре, иҗади якын килүләре һәм җиңүгә омтылыш белдергәннәре өчен рәхмәт белдергән.