Урман белгечләре авыл җирлекләре җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлата

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.

«Кама урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов Мамадыш муниципаль районының Усали авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашкан. Ул Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эш турында сөйләгән һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрткән. Аның сүзләренчә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 15-30 мең, вазыйфаи затларга – 30-50 мең, юридик затларга 100-400 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә. «Янгынга каршы махсус режим шартларында закон бозу очрагында штраф күләме арта», – дип билгеләп үткән Альберт Шамилов.

«Кама урманчылыгы» ДКУ Чистай кишәрлеге урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов –  Чистай муниципаль районының Чытырчы авыл җирлеге гражданнары җыенында, «Азнакай урманчылыгы» ТР ДКУ Җәлил кишәрлегенең урман мастеры Рафаэль Бәдретдинов  Азнакай муниципаль районының Чубар Абдул һәм Илбәк авыл җирлекләренең гражданнар җыеннарында чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International