Рослесхоз урман кишәрлекләре бирелгәндә проект документларын әзерләргә кирәк булган очракларны аңлатты

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Урман кишәрлегенең проект документациясе* аны оештыру һәм киләчәктә файдалануга тапшыру өчен генә әзерләнә һәм раслана.

«Рослесхозга урман кишәрлекләрен оештыру өчен кирәкле документлар, урман кишәрлекләрен кабат биргәндә проект документларын әзерләүнең мәҗбүрилеге турында мөрәҗәгатьләр килә. Агентлык төбәкләрдәге урман бүлекләре, бизнес вәкилләре белән туры диалогта тора. Законнарда каралмаган документларны әзерләү урман кулланучыларның өстәмә вакытын һәм акчасын сарыф итә»,  – диде Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков.

Рослесхозның Хокукый тәэмин итү һәм урманнардан файдалану идарәсе башлыгы Елена Бородавкина кайбер очракларда проект документларын әзерләүнең таләп ителмәве турында аңлатты.

«Әгәр элегрәк оештырылган, дәүләт кадастр исәбен узган һәм аның чикләре җир законнары таләпләренә туры китереп билгеләнгән урман кишәрлеге арендага бирелсә, аны бирү максатларында урман кишәрлегенең проект документларын кабат әзерләү таләп ителми», – дип билгеләде Елена Бородавкина.

Моннан тыш, әгәр урман кишәрлеге линияле объект өчен бирелә икән, аны оештыру бары тик территорияне межалау проекты (урман кишәрлегенең проект документлары әзерләнми) нигезендә, шул исәптән Хөкүмәтнең 1816 номерлы карары белән каралган очракларда гына гамәлгә ашырыла**. Шул ук вакытта, линияле объектлар төзү өчен урман кишәрлекләренең бер өлешен арендага бирсәләр, аларны проект документлары нигезендә оештырып була.

 

Белешмә өчен

* Урман кодексының 70.1 ст., Җир кодексының 11.3 ст.

** Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 12.11.2020 ел, № 1816 карары

 

Рослесхоз матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International