Урман хуҗалыгының җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты компенсацияле урман торгызу мәсьәләләре буенча семинар үткәрәчәк

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның 21-22 февралендә «Урманнарны торгызу: законнарның яңа таләпләре» темасына онлайн-семинар узачак. АныУрман хуҗалыгының җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты оештыра.

Катнашу өчен урман юнәлешендәге оешмалар, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, юридик затлар, шәхси эшкуарлар, Россия Федерациясе субъектларының урманнар белән идарә итү органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, бюджет һәм автоном дәүләт оешмалары вәкилләре чакырыла.

Семинар барышында 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән, урманнарны торгызу эшләренә, утырту материалын үстерүгә, ясалма һәм катнаш урманнарны яңадан торгызуга инвентаризацияләүгә кагылышлы үзгәрешләр һ.б. каралачак.

Тулырак мәгълүматны 8 (496) 532-89-09 телефоны, e-mail: dogovor@vipklh.ru аша белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International